"Демография» илкүләм проекты татарстанлыларны яслегә чиратлардан арындырачак

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Объектлар төзелешенә һәм балалар бакчаларында төркемнәрне яңадан профильләштерүгә 2 ел эчендә 5,5 млрд. сум тотылачак. Татарстанда ике ел эчендә ясле төркемнәргә чиратларны бетерү планлаштырыла. Республикада 49 яңа объект сафка басачак һәм балалар бакчаларында 2 төркем яңадан профильләштереләчәк. Эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып барылачак, дип яза «Татар-информ». Димәк, дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларына йөрүче өч яшькә кадәрге балалар саны 26 мең 527 балага кадәр артачак. » Чараны гамәлгә ашыруга 2 ел эчендә 5,5 млрд.сум тотылачак, аларның федераль өлеше — 1 млрд. сум, калганы — республика бюджеты акчалары", - диелә хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International