Хөрмәтле районыбыз мөселманнары, райондашлар!

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле районыбыз мөселманнары, райондашлар!

 

Сезне мөселманнарның иң зур бәйрәме - Корбан гаете белән котлыйм.

Аллаһның рәхмәтендә булып, зур әзерлек белән каршы алган бу олы бәйрәм, вакытлы кыенлыкларга карамастан, лаеклы төстә узар дип ышанам.

Һәрбер дини бәйрәм тормыш мәгънәсе, бүгенге яшәешебез, күңел халәте турында тагын бер кат уйланырга мөмкинлек бирә. Бу бигрәк тә, барлык кешелек дөньясын тетрәткән зур сынауда ачык чагыла. Мөселман дөньясы өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетендә дә изге гамәлләр кылырга, якыннарыгызны гына түгел, ярдәмгә мохтаҗ булганнарны да сөендерергә язсын, тәннәрегезгә сихәт, җаннарыгызга тынычлык булсын.

Кылган гамәлләрегез тормышка ашып, шушы изгелекләр тормышыбызга ямь  өстәсен, районыбызның һәр тармагында  уңышка ирешеп, тормышларыбызга бәрәкәт өстәлсен.

Барыгызга да исәнлек, саулык, сәламәтлек, мул тормыш һәм тынычлык телим. Тормыш бәрәкәтен, гаилә иминлеген тоеп, иман байлыгы белән яшәргә насыйп булсын.

Бәйрәм мөбәрәк булсын!

 

Кукмара  муниципаль                             

районы Башлыгы                                      С.Д.Димитриев

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International