Милек салымнарын хәзер үк түләргә мөмкин

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Ел саен гражданнар үз милкендә булган мөлкәткә транспорт, милек һәм җир салымнарын түли.

Милек салымнарын түләү бурычы салым хәбәрнамәсен алу датасыннан да иртәрәк барлыкка килми, ә ул үз чиратында салым органы тарафыннан салым түләүчегә салым түләү срогы җиткәнчегә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча җибәрелергә тиеш.

Кирәк булганда, мәсәлән, төрле сәбәпләр (командировка, яңа яшәү урынына күчү,отпуск) аркасында озак вакытлар теркәлү урынында булмаган очракта, бердәм салым түләү рәвешендә салымнарны вакытыннан алда (аванс белән) түләү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган.

Бердәм салым түләү электрон акча янчыгы (электрон кошелек) аналогы булып тора, анда граждан үз теләге белән һәм алдан (салым хәбәрнамәсен алганчы) физик затлар милкенә салым, җир, транспорт салымнары һәм физик затлар кеременә салым түләү өчен акча күчерә ала.

Акча Федераль казначылыкның тиешле счетына күчерелә һәм, милек салымнарын түләү вакыты җиткәч, салым органы мондый түләү исәбен мөстәкыйль үткәрәчәк. Түләү, беренче чиратта, физик затның андый акчасы булса, салымнар буенча булган недоимкаларны яки бурычларны түләүгә юнәлдереләчәк.

Бердәм салым түләве гражданнарга милек салымнарын түләүне максималь дәрәҗәдә гадиләштерә һәм түләүне башкарганда хаталар ихтималын төшереп калдыра.

Бердәм салым түләвен «Физик затларның салымнарын, иминият взносларын түләү» сервисларыннан файдаланып, яисә салым түләүченең Шәхси кабинеты аша «Аванс янчыкларын тулыландыру» опциясеннән файдаланып күчерергә мөмкин. Түләү процедурасы бик гади: фамилияне, ИНН һәм түләү суммасын күрсәтү дә җитә.

Бердәм салым түләү суммасын исәпләргә Россия Федераль салым хезмәтенең nalog.ru сайтындагы «Транспорт салымы калькуляторы», «Җир салымы һәм физик затлар милкенә салым калькуляторы» онлайн-сервислары ярдәм итәчәк.

Тулырак мәгълүматны теләсә кайсы салым органында, шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәгенең 8-800-222-222 телефоны аша алырга мөмкин.

 

ФЕДЕРАЛЬ САЛЫМ ХЕЗМӘТЕНЕҢ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУЕНЧА ИДАРӘСЕ

 

ЧЕК ТАЛӘП ИТ!

2019 елның 1 июленнән товарлар белән сәүдә итүче һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисап ясаганда касса аппаратларын кулланырга һәм касса чекларын бирергә тиеш. Чексыз сатып алырга ризалашмагыз.

Сатучы чек бирми икән, димәк, ул законны боза (салымнардан кача яисә легаль булмаган товар белән сәүдә итә).

Чек – сатып алуның дәлиле, димәк, ул гарантияле хезмәт күрсәтү яки товарны кире кайтару өчен кирәк. Чек белән күрсәтелгән хезмәт өчен түләү фактын исбатлау, белем бирү һәм медицина хезмәтләре өчен тиешле чигерүне – тотылган сумманың 13% ын алу бик җиңел.

 

ЧЕГЫҢНЫ ТИКШЕР!

Касса чегын алгач, сатып алучы «Федераль салым хезмәтенең чекларны тикшерү» мобиль кушымтасы ярдәмендә аның белән ясалган исәп-хисап турындагы мәгълүматның салым хезмәтенә тапшырылуын тикшерергә мөмкин.

Бу кушымта шулай ук чекларны электрон рәвештә алырга һәм сакларга, сатучының легальлеген һәм намуслылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә.

 

Тикшерелә торган чекта салым хезмәтенең мәгълүматлар базасындагы мәгълүмат белән аерма булган яки башкарылган исәп-хисап турында мәгълүмат булмаган очракта, мобиль кушымта Россия Федераль салым хезмәтенә җибәрелгән хокук бозу турында хәбәр җибәрергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International