«Нараткай "лагерында «Финанс грамоталылыгы көне" узды:

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

«Нараткай "лагерында «Финанс грамоталылыгы көне" узды

Татар халкының милли бәйрәме"Сабантуй"үткәрелде. Бәйрәмдә призлар урынына «нараткаи» (акча) бирелде .

"Сосновый бор" һәм "Тасманские дьяволы"командалары арасында футбол буенча матч уздырылды.

Көннең икенче яртысында Сабантуйда эшләгән «нараткай» акчасына балалар бизнес сатып алдылар ( матурлык салоны, фото, вай-фая тарату һ.б. б). Бизнес ачу өчен лицензия сатып алу , бизнес –проектларны яклау , шулай ук "банктан кредит"алу мөмкинлеге булдырылды.

Кич белән аукцион үткәрелде, балалар декларацияләр тутырдылар (дәүләткә салым түләделәр), анда эшкуарлар үзләренең эшләгән акчаларына "серле" әйберләр сатып алдылар .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International