Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә турларны гамәлдән чыгарган туроператорларның кулланучыларга тигез кыйммәтле туристлык хезмәтләре күрсәтү бурычларын, шулай ук гамәлдән чыгарылган турлар өчен акчаны кире кайтару срокларын билгели торган карар (2020 елның 20 июлендәге 1073 номерлы) кабул ителде.
2020 елның 31 мартына кадәр 2020 яки 2021 елга Россия яки чит ил сәфәрләренә өлешчә яки тулысынча түләгән кулланучыларга туроператор тигез кыйммәтле хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш. Турның кулланучылар үзлекләре: тору программасы, сәяхәтнең маршруты һәм шартлары, яшәү шартлары (урнашу урыны, урнаштыру чаралары, кунакханәнең категориясе) һәм туклану шартлары, вакытлыча тору урынында туристны ташу буенча хезмәтләр, шулай ук өстәмә хезмәтләр элек төзелгән һәм түләнгән шартнамәгә туры килергә тиеш.
Туроператор сәфәрне күчерү мөмкинлеге турындагы хәбәрнамәне карар үз көченә кергән мизгелдән (ягъни 2020 елның 24 июленнән) 60 календарь көн эчендә турагентка (яки турыдан-туры туристка) җибәрергә тиеш. Хәбәрнамәне алганнан соң, турагент аны туристына бер эш көне дәвамында җибәрергә тиеш.
Сәфәрне күчерү вакыты яклар килешүе буенча билгеләнергә тиеш, әмма хезмәт 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча күрсәтелергә тиеш.
Әгәр яңа даталарга тур бәясе артса, кулланучы аерманы түләргә тиеш түгел. Шул ук хәл түбәндәге ситуацияләргә дә кагыла: әгәр килешү өлешчә түләнгән булса, туроператор төзелгән килешү буенча бәяне арттырырга хокуклы түгел.
Әгәр турист сәфәрне күчерүдән баш тарта икән, туроператор аңа акчаны тулысынча 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча кайтарырга тиеш.
Әгәр дә югарыда күрсәтелгән 60 көн эчендә туроператор тиешле хәбәрнамәне җибәрмәсә, кулланучы килешү буенча түләүне 2020 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Инвалидлар, эшсезләр, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар, шулай ук карар гамәлдә булган чорда ике ай рәттән вакытлыча эшкә яраксыз (ягъни хезмәт вазыйфаларын үти алмый торган, аерым алганда, авыру, имгәнү яки авыру гаилә әгъзасын карау зарурлыгына бәйле рәвештә) булып калган кешеләр өчен гамәлдә махсус шартлар бар. Гариза биргәннән соң 90 көн эчендә туроператор аларга акчаны кире кайтарырга тиеш.
Карар нигезендә, шулай ук, акчаларны кире кайтарганда туроператор файдаланылмаган турның һәр календарь көне өчен – килешүне өзү турында гариза биргәннән алып акчаны кире кайтарган көнгә кадәр – суммасына процентлар (РФ ҮБның төп ставкасының 1/365 күләмендә) түләргә тиеш дип каралган.