1. КАРТА НОМЕРЫН ҺӘМ ПИН-КОДНЫ БАШКАЛАРДАН СЕР ИТЕП САКЛАРГА КИРӘК. Исегездә тотыгыз: бер генә зат та (карта биргән банк хезмәткәрләрен дә кертеп) һәм бернинди шартларда да мобиль һәм стационар телефоннар аша ПИН-кодны яки картаның чынлыгын тикшерү кодын (CVV2 яки CVC2) соратып алырга хокуклы түгел.
2. Бернинди шартларда да БЕРКЕМГӘ ДӘ (хәтта банк вәкиленә дә!) үз хисабыгызга Интернет аша керү ПАРОЛЕН БИРМӘГЕЗ.
3. КАРТАГЫЗНЫ ЮГАЛТКАН ЯИСӘ УРЛАТКАН очракта, кичекмәстән банкның ярдәм хезмәтенә шалтыратыгыз һәм КАРТАГЫЗНЫ БЛОКИРОВКАЛАУЛАРЫН СОРАГЫЗ. Сез моны никадәр тизрәк эшләсәгез, мошенникларның картагыздан файдаланырга өлгермәүләре ихтималы да шулкадәр зуррак.
4. Һәрвакыт ҮЗЕГЕЗ БЕЛӘН (блокнотта яки кәрәзле телефонда) БАНКНЫҢ ЭЛЕМТӘ ТЕЛЕФОННАРЫ ҺӘМ БАНК КАРТАСЫ НОМЕРЫ БУЛЫРГА ТИЕШ.
5. КАРТА БУЕНЧА БАШКАРЫЛГАН ОПЕРАЦИЯЛӘР ТУРЫНДАГЫ SMS-ХӘБӘР счеттан акчаны сездән башка алуларын тизрәк белергә мөмкинлек бирә. Акчаларын рөхсәтсез исәптән төшерү турында клиент банкка никадәр тизрәк хәбәр итсә, аның үз акчаларын кире кайтару мөмкинлеге дә шулкадәр зуррак.
6. БАРЛЫК ПРОБЛЕМАЛЫ ХӘЛЛӘРНЕ ЧИШКӘНДӘ БАНКНЫҢ РӘСМИ ТЕЛЕФОН НОМЕРЛАРЫ БУЕНЧА ГЫНА мөрәҗәгать итегез. Әгәр сезгә башка номер белән шалтыратырга тәкъдим итәләр икән, ул чакта бу, мөгаен, акча урлау өчен Сездән үзегез турында мәгълүмат һәм сезнең картагыз турында белергә тырышучы мошенниклар булыр.
7. БАНК КАРТАСЫН САКЛАУ ҺӘМ КУЛЛАНУ ШАРТЛАРЫНА ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫГЫЗ. Аны механик, температура һәм электромагнит йогынтыларына дучар итмәгез, шулай ук аны дымланудан саклагыз. Банк картасын кәрәзле телефон, көнкүреш һәм офис техникасы янында сакларга ярамый.
8. Карта буенча акча алуның билгеләнгән тәүлеклек лимиты мошенниклар тарафыннан бу лимиттан артык сумманы алудан саклый.
Кредит карталарыннан акча урлауның бик күп алымнары бар. Шуларның иң төпләре:
1. Картадан мәгълүматны күчермәләп алу
Ресторанда, клубта яки кибеттә хисапны карта белән түләгәндә кулланыла. Хезмәткәр, нинди дә булса сәбәп табып, Сезнең картаны алып китә һәм барлык мәгълүматларны, шул исәптән икенче ягындагы сер-саннарны (CVV/СVC-код) күчереп ала. Күрсәтелгән мәгълүматлар булган очракта, мошенник сезнең карта белән күп кенә сайтларда түли ала.
2.Фишинг
Чын банктан нинди дә булса сизелмәслек вак-төяк белән – мәсәлән, исемдәге бер хәреф белән аерылып тора торган ялган сайтлары ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Картаны кулланучы үз банкы сайтында дип уйлый һәм үз кулы белән картаның барлык кирәкле мәгълүматларын кертә. Сайт хуҗаларының әлеге мәгълүматлардан ничек файдаланулары турында аңлатырга кирәк тә түгел.
3. Телефон яки интернет аша пин-кодны ачыклау.
Мондый ысулларны шулай ук «социаль» дип атыйлар, чөнки мошенниклар бернинди техник алымнарны кулланмый – бары тик җиңел аралаша алу һәм кеше психологиясен белүдән генә файдалана. «Сезгә N банкыннан шалтыраталар. Безнең сайт ватылды, сезнең картаның мәгълүматлары урланды! Безгә, кичекмәстән картагызны блокировкалар һәм акчаларыгызны мошенниклардан саклап калыр өчен, ашыгыч рәвештә карта номерыгызны һәм пин-кодын әйтеп яздырыгыз». Һәм кулланучы үзенең пин-кодын үзе әйтеп яздыра, шуның өстенә әле мошенникларга күрсәтелгән «хезмәт өчен» рәхмәт тә белдерә.
Мондый эчтәлекле хатлар сезнең почтага да килергә мөмкин.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: банк хезмәткәрләре беркайчан да һәм бернинди шартларда да сезнең пин-кодыгызны сорап ачыклый алмый. Ул бары тик сезгә генә билгеле булырга тиеш.
«Счетны блокировкалау» турындагы хәбәр белән смс яки шалтырату алганда, үзегезнең банк бүлекчәсенә сайтта күрсәтелгән рәсми телефон номеры буенча шалтыратырга яки бүлеккә шәхсән килергә кирәк.
4. Картаны Пин-код яки телефон белән бергә урлау.
Кәрәзле телефон белән бергә картаны урлаганда, җинаятьчеләр акчаны ала алалар яки, Сезнең номерга килә торган сер-кодлардан файдалананып, Сезнең картадан түләү өчен куллана алалар. Әгәр картагыз белән бергә пин-кодыгыз язылган кәгазьне янәшә йөртү гадәтегез бар икән, акчаларыгызны урларга тагын да җиңелрәк булачак.
Уяу булыгыз!