Кукмара районында тагын бер спорт мәйданчыгы ачылды

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Хәзер балалар вакытларын файдалы итеп үткәрә, спорт белән шөгыльләнә алачак.  Березняк авылында күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылды. Ул урта мәктәп бинасы янында урнашкан.  Спорт корылмасы физкультурачылар көне уңаеннан мәктәп укучылары һәм җирлек халкы өчен зур бүләк булды.  Авыл халкын котларга район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар килгән иде. «Без тормыш иптәшем белән ике бала тәрбияләп үстерәбез. Кызыбыз - җиденче, ә улыбыз өченче сыйныфка укырга бара. Икесе дә физкультураны яраталар, көн саен кич белән эшләр беткәч, шушында уйнарга киләләр. Әлегә кадәр кечкенәләр өчен генә уен мәйданчыгы бар иде, хәзер яшүсмерләр дә рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнә алачак. Бар авыл халкы исеменнән район җитәкчелегенә рәхмәтебезне җиткерәбез. Хәзерге вакытта авыл җирендә дә балаларга буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үтҗкәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар», - диде чарага килгән әти-әниләрнең берсе Руфия Фатыйхова.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International