Мәүлид ае уңаеннан

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
Мәүлид ае уңаеннан район хакимияте Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, район имамнарын хөрмәтләп, 29 гыйнварда мәҗлес үткәрде. Мәҗлестә район мөхтәсибе Зиннур хәзрәт, район прокуроры М.Нәҗипов, район Советы рәисе урынбасары Р.Каримуллиналар катнашты. Рауил Шәйдәүләт улы мәҗлестәгеләрне бәйрәм белән котлап, районның икътисадый халәте белән таныштырды, ирешелгән уңышларда дин әһелләренең өлеше зур булуын, халкыбызны тәрбияләүдә, рухи сәламәтлеген тәэмин итүдә һәм гореф-гадәтләрне саклау-баетуда имамнарның ышанычлы көч булуларын ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International