Яңа уку елы алдыннан Роспотребнадзор, беренче чиратта, мәктәп өчен кием-салым балалар сәламәтлеген саклауны тәэмин итәргә тиеш, дип искәртә. Мәктәп киеме сатып алганда, ата-аналарга шуны истән чыгармаска кирәк: бала ул кием белән 5-6 һәм аннан да күбрәк сәгать үткәрәчәк. Моңа бәйле рәвештә, шуны аңларга кирәк: синтетик җепселләрдән генә тора торган мәктәп кием-салымы бу максатларга туры килми. Синтетик җепселләре аз булган катнаш тукыма сайларга кирәк.
Иң яхшысы: кием-салым бала өчен уңайлы булган кием аслыгы микроклиматы формалаштырырга тиеш – бу тән температурасы, дымлылык, пар һәм һава үткәрүчәнлек.
Шул ук вакытта дөрес сайланмаган костюм яки аның түбән сыйфаты төрле авырулар, шул исәптән контакт һәм атопик дерматитлар кебек тире авырулары, шулай ук салкын тию авырулары, әйтик, грипп, кискен респиратор авырулар һәм сулыш органнары авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә белем бирү учреждениесендә көн дәвамында бала озак киеп йөри торган кием тегү әйберләренә, текстиль материалларына куелган биологик һәм химик куркынычсызлык таләпләренә туры килә торган табигый тукымалардан әзерләнергә тиеш.
Роспотребнадзор белгечләре мәктәп киемен сайлаганда түбәндәге мөһим моментларга игътибар итәргә киңәш бирә:
1) Маркировканы – җитештерүче мәгълүматлары һәм тукыма составы турындагы ярлыкны игътибар белән өйрәнегез. Табигый тукымалары күбрәк булган катнаш тукымаларга өстенлек бирегез.
2) Эшләнмәне ничек карарга кирәклеген күрсәткән тамгаларга игътибар итегез. Әйтик, ярлыкта химик чистарту күрсәтелгән очракта – балага мондый кием алудан баш тартырга кирәк, чөнки әйберне чистартканда кулланыла торган химик матдәләр укучы сәламәтлеге өчен зарарлы булырга мөмкин.
3) Мәктәп киеме яз һәм көз көннәре өчен – мамык һәм җитеннән, кышын кияргә – йон һәм кәшемирдән булса бик яхшы. Составында синтетик җепселләр булган кием арзанрак булырга мөмкин, әмма аның барлык уңай ягы да шул гына. Синтетик җепселләр тирегә суларга мөмкинлек бирми, нәтиҗәдә җылылык алмашу бозыла, һәм бала тирли башлый, бу нык туңуга һәм салкын тию авырулары килеп чыгуга да китерергә мөмкин.
Моннан тыш, синтетик җепселләр аллергия барлыкка килүгә китерергә мөмкин, чөнки синтетика баланың лайлалы тышчасына йогынты ясый торган тузанны, пычракны һәм төрле микроорганизмнарны үзенә тарта, алар тимгелләр барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин. Шулай ук синтетика баланың нерв системасына йогынты ясый торган статик электр туплауга ярдәм итә, бу ярсу һәм тиз арып талчыгу китереп чыгара.
Шуңа күрә көндәлек кияргә синтетик кием туры килми. Әмма составтагы синтетикадан тулысынча баш тартырга да кирәкми, чөнки синтетик җепселләр тукыманың формасын «тоталар», хезмәт итү вакытын арттыралар һәм аны карауны гадиләштерәләр.
4) Эшләнмәдән кискен ис чыгарга тиеш түгел. Тәмсез ис булу текстиль материалларны буяганда кулланыла торган зарарлы яки хәтта куркыныч химик матдәләр булуы турында сөйләргә мөмкин.
5) Бала сәламәтлеге өчен мәктәп киеме куркынычсызлыгының гарантиясе булып әлеге эшләнмәнең яраклылыгы турында декларация яки тәңгәллек сертификаты булу тора. Сатучы әлеге документларны сатып алучыга беренче таләп итүгә күрсәтергә тиеш.
Балага уңайлы булырга тиеш.
Мәктәп өчен кием алганда, размерын дөрес сайлагыз, балагызга бу кием белән утырганда, йөргәндә дә уңайлы булуына инаныгыз. Кием-салым баланың хәрәкәтенә артык комачауларга тиеш түгел. Артык тар да булмасын, чөнки кысан итәк яки чалбар эч авыртуга китерергә, ә кысан күлмәк һәм сарафаннар хәтта аның сулышын бозарга мөмкин.
Моннан тыш, баланың фигурасына һәм зәвыгына йөз тотыгыз, чөнки кием матур, сыйфатлы һәм модалы булырга гына түгел, укучының үзенә ошарга да тиеш.
Төсләрен сайлаганда, бала укырга тиешле мәктәпнең гомуми кагыйдәләрен күздә тотып эш итегез. Теләсә кайсы очракта да мәктәп киеме тыйнак булырга тиеш, артык ачык төстәгеләрне сайларга кирәкми. Пастель, соры, аксыл көрән, кызгылт көрән, куе зәңгәр тоннарга өстенлек бирегез.
Атна дәвамында алмаштырып кияргә уңайлы булсын өчен, балага берьюлы берничә предметтан торган мәктәп киемнәре сайлагыз. Малайларга форма өчен запас чалбарлар һәм ике-өч бер тонлы күлмәк, кызлар өчен – запас итәк яки күлмәк, ике-өч бер тонлы блузка.