Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Укытучылар спартакиадасы
2013 елның 8 феврале, җомга
Элек-электән мәктәп укытучылары, балаларга көндәлек белем һәм тәрбия биреп кенә калмыйча, тормышыбызда бара торган һәртөрле чараларда да актив катнашалар. Әйтик, узган шимбә көнне мәгариф хезмәткәрләре арасында үткән кышкы спартакиадада да спортның 7 төре буенча 236 укытучы үзара көч сынашты.
Шахматта И.Ярмөхәммәтов (Кукмара 3нче урта мәктәбе), М.Александрова (Нырья), шорт-тректа Ф.Нәбиев (Сәрдекбаш), Л.Әгъләмҗанова (Түбән Өскебаш), дартста М.Бикмөхәммәтов (Зур Сәрдек), Г.Насыйбуллиналарга (Кәркәүч) тиңнәр булмаса, өстәл теннисында Р.Фәйзуллина (Манзарас), Л.Дмитриева (Нырья), турникта күтәрелүдә Р.Давыдов (Пычак) һәм идәннән күтәрелүдә Н.Шакировалар (Березняк) җиңүче булдылар. 3 чакрым арада ир-егет укытучылар арасында чаңгыда узышуда Зур Кукмара урта мәктәбенең физкультура укытучысы Р.Гыйлаев беренче килсә, хатын-кызлар арасында Нырья урта мәктәбеннән И.Исламова финишны беренче үтте. Командалар арасында аркан тартышуда Манзарас урта мәктәбе үзен иң көчле команда (Р.Фәйзуллина, А.Гарифуллин, И.Камалов) итеп танытты.
Спортның һәр төре буенча җиңүчеләр районның җыелма командасы составында республика күләмендә уздырылачак кышкы спартакиадада көч сынашырга барачак. Аларга уңышлар телибез.
Л.НУРГАЛИЕВА. Ф.ЗӘЙНУЛЛИН фотосы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
май, 2026 ел
«Күрше» фестивале гариза кабул итүне озайтты: 31 майга кадәр өлгерегез!
«Күрше» фестивале оештыру комитеты катнашучыларның зур кызыксынуы аркасында гариза кабул итү вакытын озайтты. Хәзер проектны 31 май, 23:59га кадәр тапшырырга була. Фестиваль халыкка һәм оешмаларга урам вакыйгаларын — мастер-класстан алып концертларга һәм җирле маршрутларга кадәр — үткәрергә ярдәм итә.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр 2026 елның 24 маенда 24 майда көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил, көнбатыштан искән җил 15-20 м/с (Казанда көчле җил 15-17 м/с) көтелә.
22
май, 2026 ел
Ядегәр Мәдәният йортында Гаилә көненә багышланган отчет концерты узды
15 майда яңартылган Мәдәният йорты сәхнәсендә вокал һәм бию коллективлары, солистлар һәм шигырь укучылар чыгыш ясады. Тамашачылар сугыш еллары җырларын, шигырьләрне һәм халык биюләрен ишетте — артистлар Бөек Ватан сугышы һәм СВО геройларына баш иеп хөрмәт күрсәтте.
Кукмара Үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлегендә капиталь ремонт эшләре бара
Балалар бүлегендә планировка, җылыту, вентиляция, электр проводкасы һәм сантехника тулысынча алышына. Яңарту «Озын һәм актив тормыш» милли проекты һәм стационарларны капиталь ремонтлау программасы sayəsində Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә мөмкин булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз