2020 елның 12 августында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Казан шәһәрендәге профилактика бүлегенең, Кукмара районы бүлеге башлыгы Е.В. Яковлева һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны С.П.Егоров «Хоккей» бүлеге белән шөгыльләнүчеләр арасында (тренер Д. Ф. Сәйфетдинов) «Бала һәм юл» темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук Елена Владимировна балалар һәм ата-аналар өчен «Яшь җәяүле белешмәсе» дигән белешмәлек таратты.