1 нче көн
Бүген 12 август көнне "Нараткай"балалар сәламәтләндерү лагерының 3 сменасындагы балалар өчен заезд узды. "Нараткай.Land» күргәзмәсе ачылды, ул ТАССРның 100 еллыгына, Кукмара районының 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Әлеге программаның максаты-ял итүчеләрне физик һәм рухи яктан сәламәтләндерү, аларның иҗади, спорт күнекмәләрен үстерү, патриотизм, кече Ватанга мәхәббәт хисен формалаштыруга ярдәм итү.
Төшке ашка кадәр балалар чемоданнар тараттылар, яңа урында урнаштылар, эчке тәртип кагыйдәләре һәм лагерьда куркынычсызлык таләпләре белән таныштылар. Танышу һәм команда барлыкка килү буенча уеннар үткәрелде.
Бу сменада Әдилә Заһид кызы, Лилия Рифат кызы, Гөлназ Наил кызы, Ралина Рифат кызы, Илнур Илсур улы-Физик культура буенча инструктор, педагог-оештыручы - Бирюков Сергей Александрович, смена җитәкчесе - Гомәров Альберт Раиф улы һәм лагерь директоры - Хәкимуллин Әмир Гомәр улы вожатыйлар булдылар.
Бу 18 көн эчендә балалар үзләренә яңа дуслар табачак, җырларга, биергә, тамашачылар алдында чыгыш ясарга өйрәнәчәкләр, шулай ук Туган як тарихының белем багажын тулыландырачаклар. Аларны онытылмас көннәр көтә, без аларга гарантия бирәбез.