"Без наркотикларга каршы!"

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Икенче көн

Сәламәтләндерү лагереның икенче көне кызыклы һәм мавыктыргыч уза. Ял итүчеләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм сәламәтлекне ныгыту максатыннан "Күңелле стартлар"үткәрелде. Балалар үз көчләрендә, җитезлектә, зирәклектә, тизлектә көч сынаштылар. Ярыш өчен иң сынау-аяк астында туплар узышу,кыршылап йөгерү. Балалар үзләренең иң тату һәм бердәм булуларын исбатладылар.

Буш вакытында балалар отряд эшләре белән шөгыльләнделәр: отрядның девизы, җырын яттан белергә өйрәттеләр.

Дүшәмбедән соң балалар смена ачылышына номерлар әзерләделәр. Барлык балалар да номерлар әзерләүдә актив катнаштылар.

Кичке чара " Без наркотикларга каршы!". Барлык наркотиклар нерв системасын, баш миен, бавырны, бөерләрне зарарлаучы агулар булып тора. Кешеләр даими кулланганда бәйле булалар һәм 10 елдан артык яшәмиләр. Аларны бернинди слоглар белән дә сынамагыз. Шуны истә тотыгыз, наркомания-ул кешене һәлак итәчәк авыру. Әңгәмә ахырында балалар әлеге тематикага багышланган видеоролик карадылар.

Кичә фильм карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International