«Эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне» акциясе

2020 елның 14 августы, җомга

Юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мәгълүматлылыгын арттыру максатларында 2020 елның 19 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче территориаль бүлегендә /адресы: ТР, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Ворошилов ур., 28, тел. 2-72-05/ эшмәкәрләр өчен Бердәм ачык ишекләр көне узачак.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшмәкәрләрне БЕРДӘМ АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕндә кабул итү 2-72-05 телефоны буенча алдан язылып гамәлгә ашырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International