10 февральдә 4нче урта мәктәп базасында “Россия чаңгы юлы – 2013” ярышлары булды.
Йөзәрләгән Кукмара чаңгычылары наратлы тауга таба старт алдылар. Алар арасында иң яшь чаңгычылар Нырты авылыннан Римма Шәрипова һәм Манзарас авылыннан Ләйсән Хисмәтоваларга нибары - 10, Чарлы чаңгычысы Антон Козловка – 9 яшь.
12 яшьлекләр төркемендә Нырьядан Анюта Арсентьева 1 километр дистанциядә кызлар арасында, Ош-Юмьядан Максим Дмитриев беренче булып килделәр. Валентина Борисова, спорт ветераннары Шакир Шәрипов белән Тимерхан Әхмәдиевлар (икесе дә 72 яшьтә) ветераннар арасында алдынгы булдылар.