Экватор көне

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

9 нчы көн 
Лагерның экваторына да килеп җиттек! 18 көннең 9 көне артта калды. Иртәнге аштан соң 6 этаптан торган  "Зирәклекне саклаучылар" уены балларны бер дә битараф калдырмады.    "Ташлар бәрелеше", "Кызыктыргыч бирем", "Агулы шар", "Бер-береңә ярдәм", "Интеллектуаль" дип аталган этапларда уңышлы узган балаларга "алмалар" тапшырылды. 
Төштән соң "Флагны яулап алу уены башланып китте. Анда 2 отряд көчләрен сынадылар. Һәр команда үз флагын һәркем алырлык, күренә торган урынга элеп куйды. Ике команданың да бурычы-дошманның флагын алу һәм аны үз территориясенә алып керү иде.Бик киеренке корәштән соң 1 отряд  җинуче булып билгеләнде.
Күптән көтелгән дискотека балараның кәефлэрен тагында кутәреп җибәрде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International