Отряд эшләре көне

2020 елның 21 августы, җомга

10 нчы көн 
Бүген безнең лагерьда отряд эшләре көне. Балалар иртәдән үк учакта җырлый торган отряд җырларын кабатладылар. Аннан соң әйдаманнар  иртәгә узачак "Стартинейджер" конкурсына катнашучыларны сайлап алдылар. Моның өчен һәр отрядтан 2 кыз һәм 4 малай сайларга һәм визитка әзерләргә кирәк иде. Алар бию яки җыр, шигырь әзерләделәр. 
Төшкә кадәр малайлар футбол уйнадылар. Команда өчен җан атарга кызлар да килгән иде. 
Тыныч йокыдан соң балалар "Чәчәк феерия" модасын күрсәтү өчен идеялар уйлап таптылар. Отрядның ике һәм аннан да күбрәк катнашучыны сайлап алдылар, нинди кием сайлап алачакларын уйладылар. Кул астында булган барлык әйберне дә файдаланырга була иде. 
Кич белән учак булды. Балалар гитара белән отряд җырларын җырладылар. Алар лагерьда иң яхшы мизгелләре белән уртаклаштылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International