Экология көне

2020 елның 22 августы, шимбә

11 нче көн 
Лагерьда ял итү - күңел ачу, энергия белән зарядка ясау, яңа, файдалы һәм кызыклы нәрсәләргә өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек. Безнең лагерь хезмәткәрләре балалар көнен онытылмаслык һәм мавыктыргыч итәргә тырышалар. 
"Су волейболы" уены узды. Ярышта 4 команда катнашты. Алар бер-берсенә каршы уйнадылар. Команданың һәр катнашучысы каплам алды. Аңа су тутырылган шарлар куйдылар. Команда шарны көндәшкә таба күчерде. Көндәш команда шарны тотарга тиеш иде һәм кире аларга атырга. Икенче этап - көндәш командасын куып җитү,бер берсен кулын тотып. Балаларның аң-белемнәрен этапта тикшерелде, анда бер сүздән тагын бер сүз төзергә кирәк иде. Күбрәк сүз таба алган команда җиңә. 
Тыныч йокыдан соң балалар "Стартинейджер" һәм "Эко-мода"га әзерләнделәр. 
Кичке чарада "Эко-мода" булды. Кул астындагы чаралардан балалар образлар тудырдылар һәм аның мәгънәсен аңлаттылар. Иң матур кием иртәгә игълан ителәчәк. 
Кич белән күптән көтелгән дискотека булды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International