Музыка көне

2020 елның 23 августы, якшәмбе

12 нче көн 
Төшкә кадәр балалар "Стартинейджер" конкурсына эзерлек номерларнын кабатладылар. Аннан соң волейбол буенча матч узды. Турнирда җиңү өчен кызлар һәм малайлар җыелма командасы әйдаманнарга каршы көрәште. Бу авыр көрәштә әйдаман команда җиңү яулады.
Төшке аштан соң балалар "Үз уенына" киттеләр. Тактада категория һәм баллар булган таблица күренде. Уенчылар чират буенча категорияне һәм санын сайлыйдылар. Әгәр уенчы сорауларга җавап бирэ алмый икэн, командага башка җавап бирергә мөмкин. Иң күп балл җыйган команда җиңуче булды.
Кичке чарада "Стартинейджер" конкурсы узды. Балалар хәрәкәтне видеороликтан кабатларга, караоке җырларга, төрле хитлар астында биергә, аерым характеристикалар буенча тезелергә тиешләр иде (күз төсе, кием-салым төсе, аяк киеме үлчәме). 
Кич дискотека белән тәмамланды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International