Татарстан Президенты: ныклы гаиләләр - безнең дәүләтнең нигезе

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә ел саен уздырыла торган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чарада Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 48 гаилә катнашты. Алар арасында безнен район парлары Нафик һәм Нурия Хусаиновлар гаиләсе, Айрат һәм Фәнзилә Гильфановлар гаиләсе  катнашты, һәм Гильфанова Фәнзиләгә «Ана даны-Материнская слава» медале тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International