Кукмарада архитекторлар делегациясе булып китте.

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

       21 августта Кукмара муниципаль районында, шәһәр һәм пространство планлаштыру өлкәсендә тәҗрибә алу һәм булганы белән уртаклашу максатыннан, «Стрелка»медиа, архитектура һәм дизайн институтының «РФ архитекторлары» белем бирү программасы буенча укучы Россиянең 34 регионыннан архитекторлар делегациясе булып китте.

       Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Харис улы Гарифуллин, район Башлыгы урынбасары Равия Абдулла кызы Кәримуллина, Башкарма комитет архитекторы Ләйсән Равил кызы Зәйнетдинова белән берлектә Нурминка елгасының яр буе линиясе һәм Кукмара шәһәренең үзәк паркы буйлап экскурсия үткәрелде.

Район тарафыннан җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча башкарылган эш югары бәяләнде һәм кунаклар тарафыннан билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International