16 нчы көн

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

16 нчы көн 
Иртәдән балалар отряд эшләре белән шөгыльләнделәр. Иртәнге аштан соң барлык теләүчеләр өстәл уеннары ярышларында катнашу өчен чакырылган иде. 
Ял итүчеләрнең зирәклеген, тапкырлыгын һәм иҗади активлыгын үстерү, коллективны берләштерү өчен "Ягез әле, кызлар һәм егетләр!" конкурсы үткәрелде. Балалар үзара шар кабарту һәм аны шартлату, шигырь язу, бер минут эчендә сөйләшү, сорауларга җавап бирү кебек ярышларда көч сынаштылар. 
Кич белән балалар көн дәвамында төшерелгән видеоэшләр карадылар. Беренче отряд "Наратлыкта Ревизорро" фильмын тәкъдим итте, икенче отряд " "Сосенка "лагереның танылган кешеләре" дип аталган фильм күрсәтте. 
Көн ахырында дискотека булды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International