Равил Кузюров: Лубян ул – безнең энҗе бөртегебез

2020 елның 28 августы, җомга

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры – Кукмарада.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Кукмара муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

Министрны район башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде. Равил Кузюров иң элек урта мәктәптә булды, укытучылар коллективы белән очрашты. Алга таба министр урман-техник көллиятендә алып барылучы зур күләмле төзекләндерү эшләре белән танышты. Билгеле булганча, 2021 елда көллият үзенең бер гасырлык күркәм юбилеен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм уңаеннан зур кунакларның килүе көтелә. «Лубян ул – безнең энҗе бөртегебез. Аның юбилеен да тиешле дәрәҗәдә, яхшылап уздырырга тиеш булабыз», - диде ул. Мәдәният йортында исә халык белән очрашу узды. Очрашу кысаларында 2020 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә кыскача йомгак ясалды, алга таба бурычлар билгеләнде, авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International