Суганны ничек сакларга?

2020 елның 28 августы, җомга

Кукмаралы тәҗрибә белән уртаклаша.

Быел суган бик күп һәм артык эре булды. Ләкин аны үстерү, җыеп алу – ярты эш, ә дөрес итеп эшкәртеп, кыш буе черетмичә саклау – бөтенләй икенче мәсьәлә. Мин үземнең тәҗрибәм белән уртаклашасым килә. Җыеп алган суганны 2-3 атна җилләтәм. Аның кипкәнен түбәндәге билгеләрдән беләм: суган тыгыз була, өске кабыгы җиңел куба, сабагының киңлеге шактый кими, кибә. Соңыннан суганның сабагын 3-5 сантиметр калдырып кисәм, шулай ук тамырларын да кисеп ташлыйм. Уңышны яхшылап аралыйм, зарарланганнарын саклауга куймыйм, чөнки алар башкаларын черетә. Суганны агач тартмаларда яки үрелгән кәрзиндә 18 градус җылылыкта коры урында саклыйм. Гөлфия, Кукмара

фото: Йолдыз Низамиева
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International