2020 елның 27 августында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы " ассоциациясе бинасында «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе»республика конкурсы йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. "Ворошилово" территориаль иҗтимагый үзидарәсе (җитәкчесе Гарәфетдинова Э.Р.) конкурсның җиңүчесе булды. Грант откан акчага «Гвардия территориясендә Игелек территориясе»проекты тормышка ашырылачак.