2020 елның 30 августында «Зилант» спорт комплексында Татарстан Республикасы көненә багышланган пляж волейболы буенча турнир узды.

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 30 августында «Зилант» спорт комплексында Татарстан Республикасы көненә багышланган пляж волейболы буенча турнир узды. Ярышларда 6 егет һәм 3 кыз командасы катнашты. Егетләр арасында Никита Журавлев һәм Илья Бабушкин( Ершовка) җиңүче булды, икенче урында Марат Галимҗанов һәм Родион Князев (Манзарас), өченчедә - Самат Ганиев һәм Гадел Минибаев(Кукмара). Кызлар арасында Фәридә Галимҗанова (Б.Кукмара) һәм Руфинә Исламова (Кукмара) - беренче, Диана Иксанова(Кукмара) һәм Азалия Мөхәммәтгалиева(Б. Кукмара) - өченче, Ангелина Нәбиева һәм Айгизә Фәтхуллина (Кукмара) - өченче урында. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International