Кукмара районында яшәүчеләргә 2021 елда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирергә тәкъдим иттеләр

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Тавыш бирү өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында авторизацияне узарга, районны билгеләп үтәргә кирәк.

Кукмара районында яшәүчеләргә 2021 елда шәһәрдә төзекләндерелергә тиешле объектларны сайларга тәкъдим иттеләр.

Тавыш бирү өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында авторизацияне узарга, районны билгеләп үтәргә кирәк.

Исемлеккә Кукмараның дүрт иҗтимагый киңлеге кергән. Аерым алганда, Нурминка елгасы яр буе, Атлас Булатов исемендәге Парк, Кукмара көньяк өлеше паркы, бертуган Комаровларның Кунак Сарае. Сораштыруда катнашучылар тәкъдим ителгән объектлардан өч объект сайлап ала алалар.

Шулай ук үз вариантыңны тәкъдим итәргә мөмкин – парк, яр буе, мәйдан, җәяүлеләр урамы яки сквер, кайсын иң беренче чиратта төзекләндерергә кирәк.

Тавыш бирү 25 сентябрьгә кадәр сайтта дәвам итәчәк open.tatarstan.ru 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ " Хезмәт даны»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International