Бүген Кукмараның «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты.
3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Ул чакта, террорчылык акты вакытында, берничә йөз кеше һәлак булган, аларның күбесе балалар булган. Өч көн дәвамында алар бер тамчы су да эче алмадылар.
"Тормыш тамчысы" акциясе аша без инде безнең белән булган кешеләрне - чәчәкләргә су сибеп, символик рәвештә тукландырырга чакырабыз