Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен үстерү буенча даими рәвештә дәресләр уздырыла. Гөлчәчәк Илдар кызы Шакирҗанова үткәргән дәрестә «Витаминнар» турында сөйләде: алар нинди продуктларда бар, ни өчен кирәк.
Гөлчәчәк Илдаровна җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдәге витаминнарны үсеп килүче балалар организмына файдалы һәм кирәк дип аңлатты. Витаминнар җитмәгәндә гиповитаминоз була, ә алар булмаганда авитаминоз була. Витаминнар артык булганда гипервитаминоз була. Яшелчә һәм җиләк-җимеш рационы никадәр төрлерәк булган саен, туклану да шулкадәр яхшырак. Аларны көнгә берничә тапкыр ашарга киңәш ителә. Витаминнар сөт продуктларында, иттә, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә, ярма һәм макарон әйберләрендә, майларда бар.