Татар яшьләре көннәре

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 2-6 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең «Идел» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан ХХХ татар яшьләре көннәре үткәрелде.  Бу форумда безнең районны Чура авылыннан Лидия Михайлова һәм Роза Абросимова тәкъдим итте. Татар яшьләре көннәре программасында берләшмәләр буенча эш, татар зыялылары, министрлыклар җитәкчеләре, депутатлар белән очрашулар, төрле мәдәни программа каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International