2020 елның унберенче сентябрендә Бөтенроссия аеклык көне кысаларында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлия Мифтахова «Сәламәт яшәү – бик шәп!» дигэн төркемле дәрес уздырды. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде. Төркемле дәрес барышында социаль педагог ата-аналарны Бөтенроссия аеклык көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Ул шулай ук сәламәтлекнең төп тормыш кыйммәтләренең берсе булуын һәм сәламәтлекне саклау һәм ныгыту — бу, беренче чиратта, кешенең үз бурычы, дип басым ясады. Шулай ук чара эчкечелек зыяны турында видео - роликлар күрсәтү белән үрелеп барды. Чара ахырында барлык катнашучыларга да белешмәлекләрбирелде.