Кукмара «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләре «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» социаль программасын тормышка ашыру кысаларында егерме социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга чаралар үткәрделәр. Булачак Бөтенроссия аеклык көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучы ир-атлар белән« Куркыныч эчемлекләр» дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
Әлеге әңгәмәнең максаты-алкогольгә тискәре караш формалаштыру, өлкән яшьтәге гражданнарда алкоголизм нәтиҗәләре турында күзаллауларны киңәйтү.
Бүлекчә хезмәткәрләренең мондый чараларны үткәрүе төп эш булып тора. Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләр әлеге программа буенча актив шөгыльләнәләр. Чаралар өлкәннәрнең өйләрендә лекция рәвешендә үткәрелде.