«Яхшылык дөньяны коткарыр»дигән темага рәсем конкурсы.

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында Кукмара муниципаль районындагы Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Шәфкать «үзәгендә» Яхшылык дөньяны коткарыр» дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде.
Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Балалар Төрле төсле карандашларга һәм буяуларга энтузиазм белән тотындылар. Үз рәсемнәрендә алар өлкән буын кешеләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, үзләренең дүрт аяклы дусларына карата кайгыртучанлык һәм мәхәббәт, игелекле эшләрен җиткерергә тырыштылар.
Һәр рәсем үзенчә яхшы килеп чыкты һәм җиңүчеләрне билгеләү мөмкин түгел иде, шуңа күрә дуслык җиңде! Якты, матур рәсемнәр тынычлык һәм игелек белән тулыланды.
Бәйге тәмамланды, ә без әле озак вакытлар стендтагы балалар рәсемнәре белән сөенербез.Барлык катнашучыларга да рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International