Ядегәр авылы китапханәчесе 2 сыйныф укучылары белән “Көзге муллык” дип исемләнгән уен уздырды. Әлеге чара балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен киңәйтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт уяту максатыннан үтте.