Ошь-Юмья авылы китапханәчесе кече мәктәп яшендәге балалар белән “Көзге фантазияләр” дип исемләнгән иҗат сәгате үткәрде. Көзге яфраклардан балалар чәчәкләр әзерләделәр. Бу процесс балаларны бик мавыктырды. Эш кызыклы әңгәмә белән үрелеп барды.