2020 елның 17-20 сентябрендә Мамадыш шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең билбау көрәше бүлеге спортчылары ТР Чемпионатында катнаштылар. Энҗе Йосыпова 66 кг авырлык категориясендә чемпион булды, Алмаз Йосыпов 57кг авырлык категориясендә бронза медаль яулады. «Зилант» мәктәбе администрациясе Энҗе һәм Алмаз Йосыповларны котлый, сәламәтлек һәм РФ чемпионатында уңышлы чыгыш ясауларын тели.