2020 елның 20 сентябреннән Буа шәһәрендә 2005-2006 елларда туган кызлар җыелма командасы, тренер Наилә Мөхәммәтвәгыйз кызы Хәбибуллина тәрбияләнүчеләре, Буа районы Ачык Беренчелегендә катнаштылар һәм җиңүчеләр булдылар. «Зилант» мәктәбе администрациясе кызларны, ата-аналарны һәм аларның мәктәпләрен котлый, ярдәмнәре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерә, сәламәтлек һәм укуда һәм спортта уңышлар тели.