2020 елның 25-27 сентябрендә Бөгелмә шәһәрендә 2011 елда туган командалар арасында хоккей буенча ачык турнир узды. Турнирда Бөгелмә, Әлмәт, Кукмара, Самара, Биектау, Баулы шәһәрләреннән командалар катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Кукмара «Ягуар» (тренеры Илдар Ганиев), икенче урынны Әлмәт «Нефтяник», беренче урынны Бөгелмә «Арслан» алды.
«Иң яхшы сакчы» номинациясендә Фәрхәд Дәүләтшин танылды.