Халыкара өлкәннәр көнендә «Ялкын» яшьләр (яшүсмерләр) клубында лаеклы ялга чыккан пенсионерлар өчен бәйрәм концерты булып узды. Элеккеге клуб хезмәткәрләрен күпьеллык һәм фидакарь хезмәтләре өчен котладылар. Бәйрәм концертында клуб хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре тарафыннан әзерләнгән җырлар, шигырьләр яңгырады. Шулай ук бәйрәм табыны да оештырылды.