Өлкәннәр декадасы кысаларында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә «Ветераннарны котла» акциясе узды. Өлкәннәр көненә видео котлау әзерләнгән иде, тегү остаханәсендә балалар бүләкләр әзерләделәр, ә столярныйда куна такталары әзерләделәр.
Быел ветераннар бәйрәм өстәле артына җыела алмады, ветераннарга бүләкләр өләшенде. Ветераннар күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.