2020 елның24-26 сентябрь көннәрендә Телэче авылында «Зилант» спорт мәктәбенең самбо һәмбилбау көрәше бүлеге тәрбияләнүчеләре тренерлар Марес Бадертденов, Энҗе Юсупова һәм Данил Шиһапов җитәкчелегендә 2003-2005 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ТР Беренчелегендәкатнаштылар. Ландыш Хакимова 44кг авырлык категориясендә җиңүче булды, Артем Григорьев 55кг авырлык категориясендә һәм Диләрә Галимуллина 70кг авырлык категориясендәкөмеш призер булдылар, Богдан Григорьев 50 кг авырлык категориясендә бронза призер булды.Безнең спортчыларныяхшы нәтиҗәләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуда һәм спортта уңышлар телибез.