«Халыкара өлкәннәр көне»

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында, «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре лаеклы ялда булган хезмәттәшләрен котладылар.

Хөрмәтле ветераннарга котлау открыткалары һәм бүләк җыелмалары тапшырдылар.Озак еллар социаль олкәдә хезмәт куйганнары өчен аларга рәхмәт белделеләр.

 Халыкара өлкәннәр көнендә барыгызга да бары тик изге теләкләр телибез. Һәркем игътибарга һәм якыннарының аңлавына лаек булсын. Күңел күтәренкелеге, озын гомер, сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет сезгә!

«Кукмара сөте» җитәкчесе Хаматдинов Минефанис Фәләхетдин улына матди ярдәм күрсәтүе өчен чын йөрәктәр рәхмәт белдерәбез.  Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International