2020 елның 10 октябрендә Буа шәһәрендә 2006-2007 елларда туган «Зилант» волейбол бүлекчәсе яшүсмерләре җыелма командасы, тренерлары Ильмар Шәймәрданов һәм Фәннур Галиев шәкертләре волейбол буенча төбәкара турнирда катнаштылар һәм көмеш призерлар булдылар. «Зилант» мәктәбе администрациясе егетләрне, ата-аналарны һәм аларның мәктәпләрен котлый, ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә, сәламәтлек , укуда һәм спортта уңышлар тели.