2020 елның 9-11 октябрендә Бөгелмә шәһәрендә 2008 елгы командалар арасында хоккей буенча ачык турнир узды. Турнирда Бөгелмә, Яр Чаллы, Кукмара, Туймазы, Биектау шәһәрләреннән командалар катнашты.
Уеннар нәтиҗәләре буенча:
Өченче урынны Кукмара «Олимп» командасы (тренеры Таһир Нурмөхәммәтов), икенче урынны Туймазы «Девон» командасы, беренче урынны «Биектау» командасы яулады.
«Иң яхшы бомбардир» номинациясендә Фәннур Гәрәев танылды.