Чишмәбаш авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Минем горурлыгым –Кукмарам!” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар шушы төбәктә туып үскән һөнәрчеләр, язучылар, артистлар тормышы белән якынрак танышты.