Чишмабаш авылы китапханәчесендә урта сыйныф укучылары өчен "Татарстан - минем горурлыгым!" дип исемләнгән рәсем конкурсы үтте. Күп кенә рәсемнәр якты хыял, фантазия очышы һәм оригинальлеге белән аерылып тора. Үз рәсемнәрендә буяулар аша, балалар үзләренең кече Ватанын ничек күрүләрен күрсәттеләр. Конкурс кызыклы һәм мавыктыргыч булды.