2020 елның февраль-март айларында «Кукмара шәһәренең 8 нче номерлы «Инеш» балалар бакчасы» педагогик коллективы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика грантының читтән торып үткәрелгән этабында катнашты, конкурсның 25 финалисты арасына керде. 2020 елның 13 октябрендә Республика комиссиясе әлеге юнәлеш буенча балалар бакчасы эшчәнлеген өйрәнде. 8-нче номерлы «Инеш» балалар бакчасы барлык тур нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантының ун җиңүчесе арасында.