Музыка бүлеге укучыларына иҗади үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан, 26 октябрь көнне балалар сәнгать мәктәбендә фортепиано этюдларын иң яхшы башкаруга мәктәп конкурсы узды. Конкурс "Фортепиано" һәм "гомуми фортепиано" уку фәне буенча техник зачет кысаларында үткәрелде, анда 2-4 сыйныф укучылары катнашты.