Кукмара районында тагын бер кеше Covid-19 белән зарарланган

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча барлыгы 46 яңа очрак теркәлгән.

 

Республикада соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 46 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 13 кеше хастаханәгә салынган, калган 33 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.
Казанда коронавирус йоктыруның 28 очрагы ачыкланган, Яшел Үзәндә – 4, Яр Чаллы, Кама Тамагы, Питрәчтә – 2шәр, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Кайбыч, Кукмара, Саба, Тәтеш, Теләче районнарында – берәр.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 8328 Covid-19 очрагы теркәлгән, 7344 кеше терелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International