Кукмарада полиция хезмәткәренә пычак белән ташланган егеткә атканнар

2020 елның 30 октябре, җомга

Берничә тапкыр кисәтү ясап, бирелергә тәкъдим итсәләр дә, ул хокук саклаучыларның сүзен тыңламый.

 

30 октябрь төнендә Кукмарада берәү полиция хезмәткәрләренә пычак белән һөҗүм иткән. Шуннан соң аны атып үтергәннәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.
Якынча белешмә буенча, узган төн уртасы тирәсендә Кукмарада яшәүче берәү, янучан сыеклык салынган ике шешә алып килә һәм полиция бүлекчәсе янындагы машиналар тукталышына ыргыта, үзе качып китә.
Полиция хезмәткәрләре аның кайда булуын билгели. Агентлык чыганагы сүзләренчә, тоткарлаган вакытта бу кеше «Мин сезнең бөтенегезне дә үтерәм», - дип кычкыра. Аннары ул полиция хезмәткәренә ташлана, аның аягына һәм кулына пычак белән кадый.
Берничә тапкыр кисәтү ясап, бирелергә тәкъдим итсәләр дә, ул хокук саклаучыларның сүзен тыңламый. Полиция хезмәткәрләренә корал кулланырга туры килә. Яраланган Кукмара кешесе урында һәлак була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International